Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Яр Чаллы шәһәрендә «Яшьләр ышаныч телефоны» 1992 елның апрелендә эшли башлады.

Балалар һәм ата-аналар (аларны алмаштыручылар) консультатив-психологик ярдәм алсын өчен, шул исәптән балаларга карата кискен мөнәсәбәт һәм көч куллану очракларында, гаиләдә һәм гаиләдән тыш сексуаль көчләү очракларын да кертеп (2010 елның 24 августындагы «Татарстан Республикасы территориясендә балалар ышаныч телефоны (экстрен психологик ярдәм) эшчәнлеген тәэмин итү турында» 8/3 номерлы шартнамәгә 2017 елның 12 октябрендәге 5 номерлы өстәмә килешү нигезендә), 2010 елның 1 октябреннән рус линиясе телефон номерына (52-96-96) балалар ышаныч телефонының бердәм гомумроссия номеры (8 800 2000 122) тоташтырылды.

1. Учреждение эшчәнлегенең төп максаты – кризис хәле килеп туганда мөрәҗәгать иткән 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләргә, аларның ата-аналарына (законлы вәкилләргә) һәм балалар мәнфәгатен кайгырткан затларга, ведомствосына карамастан, балалар белән эшләүче белгечләргә телефон аша мәгълүмати һәм экстрен, аноним психологик ярдәм күрсәтү.

2. Учреждениенең төп эшчәнлеге булып яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү тора.

3. Эшчәнлек төрләре:

1) балаларга, яшьләргә, аларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) телефон аша кризислы хәлләрдә, шул исәптән суицид куркынычы янаганда экстрен, аноним психологик ярдәм күрсәтү;

2) балаларның үсеш үзенчәлекләре, бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләрен үстерү, ир белән хатын һәм гаилә мөнәсәбәтләрен, шәхесләр арасындагы мөнәсәбәтләрне формалаштыру, балалар һәм яшьләрнең социаль-психологик үсештәге тайпылышларын коррекцияләү, аларның психик яктан сәламәтлекләрен саклау, сәламәт яшәү рәвеше алып барулары, яшьләр мохитендә социаль-негатив күренешләрне профилактикалау мәсьәләләре буенча дистанцион психологик консультацияләр бирү (телефон аша);

3) учреждение эшчәнлеген популярлаштыру, авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм яшьләрнең мөрәҗәгать итүләрен мотивацияләү, балаларның, яшьләрнең һәм аларның ата-аналарының (законлы вәкилләренең) психологик грамоталылыгын күтәрү, алкоголизм, наркомания, тәмәке тарту, хокук тәртибен бозу, суицид, башка социаль негатив күренешләрне профилактикалауга юнәлдерелгән мәсьәләләрдә мәгълүмати-агарту эшчәнлеге;

4) аерым сораулар буенча махсуслаштырылган кыска сроклы линияләр оештыру;

5) хезмәткәрләрнең эмоциональ киеренкелеген профилактикалау, профессиональ компетенцияләрен күтәрү, һөнәри күнекмәләрен камилләштерү буенча методик эшчәнлек, инновацион эш тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату (яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча тикшеренү материалларын эшкәртү, профилактик программалар/проектлар, семинарлар, түгәрәк өстәлләр, мәгълүмати материаллар әзерләүне үз эченә ала);

6) учреждение базасында «психология» юнәлеше буенча югары уку йортларында укучы студентларның стажировкасын оештыру.

Учреждениенең юридик адресы: 423831 Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Шамил Усманов урамы

Электрон адресыmydoverie@mail.ru

Контакттагы төркемеhttps://vk.com/mtdchelny

Телефоннары:

8 (8552) 52-96-96 – рус линиясе;

8 (8552) 52-55-52 – татар линиясе;

8-800-2000-122 – гомумроссия балалар линиясе.

Директоры: Фәрхетдинова Лүзә Наҗах кызы

Директор урынбасары: Шәймәрданова Аида Касыйм кызы

Баш бухгалтеры: Садыйкова Диләрә Илһаметдин кызы


Хезмәткәрләр:


Понедельник, 20 марта 2023, 12:27